Арабызда бар яклап та өлгер, сәләтле кешеләр шактый. Бигрәк тә сәнгать мәктәбенә мөслимлеләрнең әнә шундый үтә дә сәләтле укытучылары җыелган. Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театрында да безнең укытучылар – алыштыргысыз артистлар. Күптән түгел генә укытуыларыбыз Ләйсән Закирова һәм Рунар Шәяхмәтов “Ай тотылган төндә” дип исемләнгән спектакльдә уйнадылар.