Агымдагы атнада Зифа Басырова исемендәге район мәдәният йортында Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Халидә Уразаева-Спиридонованы искә алу кичәсе булып узды. Әлеге чарага барлык мөслимлеләр чакырылган иде. Бөек җырчыбыз репертуарыннан яңгыраган җырлар, аның белән бергә хезмәт куйган мөслимлеләрнең чыгышы һәркемгә әлеге якты, үрнәк шәхесне искә төшерергә мөмкинлек бирде. Сәнгать мәктәбе укытучысы Гүзәл Галиева башкаруында яңгыраган җыр аеруча да мөслимлеләргә Халидә Спиридонова образын хәтерләтте.