Әдәби кичә.

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Метрәй авыл китапханәчесе татар классик поэзиясенең күренекле вәкиле Дәрдмәнднең (Закир Рәмиев) тууына 160 ел тулу уңаеннан, 4-6 нчы сыйныф укучылары өчен, "Гасырларда эз калдырган шагыйрь!" дип аталган әдәби кичә үткәрде.Балаларга шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләп аңлатылды, нәсел шәҗәрәсе белән таныштырылды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укыдылар. Саф күңелле,балаларны яраткан,югары әхлаклы,әдәпле культурага ия булган әдипнең иҗат җимешләре белән танышканда үзеңне дә самими бала кебек тоеп, бирелеп укыйсың.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International