Мөслим муниципаль районында каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча хезмәт күрсәтү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Бүген утырышларның актлар залында «Гринт» ҖЧҖ вәкиле - кулланучылар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Александр Малофеев катнашында киңәшмә узды. Киңәшмә кысаларында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә бәйле актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу узды. Анда башкарма комитет, «Мөслим» ИК вәкилләре, «Бердәм исәп-хисап үзәге - «Татэнергосбыт» ҖЧҖ, авыл җирлекләре башлыклары һәм башка кызыксынучы затлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International