15 ноябрь көнне Тугаш авылы мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Федерациясенең халык рәссамы Илдар Касыйм улы Зариповның тууына 80 ел тулуга багышланган «Дөнья рәссам күзлегеннән» дип исемләнгән тематик әңгәмә үткәрделәр. Биредә катнашучылар рәссамның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар.