"Мөслим туган якны өйрәнү музее" базасында "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы Мөслим бүлекчәсенең "Сөлге чигәм"дип исемләнгән чираттагы чарасы узды. Анда хатын-кызның хәзерге җәмгыятьтәге хәле, милли мәдәниятне һәм гомумкешелекне саклауда һәм үстерүдә аның роле турында фикер алыштылар. Шулай ук татар халкының милли кием атрибутикасын тегү һәм чигү буенча мастер–класс та үткәрелде.