Китапханә сәгате.

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Метрәй авыл китапханәчесе күренекле татар рәссамы Илдар Зарипов иҗатына багышланган "Йөрәк җылысы белән..." исемле китапханә сәгате үткәрде.
И. Зарипов – талантлы, табигатьне сөюче, үзенең картиналарында сурәтләүче рәссам икәнен,аның Татарстан һәм Русиянең атказанган рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе булуын сөйләп аңлатты .Аеруча танылган ,1960–1980 елларда ясалган «Өйдә» (1971), «Нефтьче Әхәт абый» (1974), «Казан чибәре Зөлфия» (1984), «Катюша», «Батыр» (1985), «Кырлай моңы» (1986, 1988), «Авылда» (1987), «А.С.Пушкин» сериясеннән пейзажлар» (1980 еллар) кебек киң танылган гүзәл әсәрләре белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International