Тугаш авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Федерациясенең халык рәссамы Илдар Касыйм улы Зариповның тууына 80 ел тулу уңаеннан, «Дөнья рәссам күзлегеннән» дип исемләнгән тематик әңгәмә үткәрде. Биредә катнашучылар рәссамның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар.