2019 елның 2 октябрендә Мөслимгә эш визиты белән Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев килде. Фәрит Солтан улы туган якны өйрәнү музее, үзәк китапханә, "Август-Мөслим"агрофирмасы белән танышты. Ул" Агромастер" җитештерү компаниясендә," Фаиза" җитештерү кооперативында булып, биредә җитештерелә торган продукциягә яхшы бәя бирде. Министр шулай ук "Электроарматура" ҖЧҖ, Дамир Шәңгәрәевның "Чайка" кошчылык фермасында булды.