Олы Чакмак авыл мәдәният йортында "Яшәгез сез көлеп кенә, дөньядан ямь табып" дип исемләнгән музыкаль кичә булып узды. Кичәгә Республика "Дәү әниләр" оешмасы рәисе Тәнзилә Гәтүф кызы чакырылган иде. Музыкаль кичә жыр, шигырь һәм биюләр белән үрелеп барды.