Мөслим районының демографик хәле

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бу ай эчендә – 10, ел башыннан 112 сабый бала тууы теркәлде.

Кызганыч, беркем дә мәңгелек түгел. Районда 2019 елның сентябрь аенда 23 кешенең үлеме теркәлгән. Гомумән алганда, 9 ай эчендә 216 кеше үлгән. Шунысы яхшы, узган ел белән чагыштырганда үлүчеләр саны 33 кешегә (15%ка) кимрәк.

Мәхәббәт һәм яшьлектән дә матуррак нәрсә булырга мөмкин? Бары тик аларның кавышуы гына. 2019 елның сентябрендә Мөслим районында 12 яңа гаилә барлыкка килде, ел башыннан аларның саны 98 тәшкил итте.

Аерылышу кимү – бу чорның тагын бер яхшы саны. Агымдагы елның 9 аенда 27 пар аерылышкан, узган елның шул ук чорында алар 44 булган.

Менә шундый статистика! Киләсе ай нәрсә алып киләсен вакыт күрсәтер, ә без бары тик яхшыга гына өметләнәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International