Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында Иске Карамалы авыл мәдәният йорты "Без - табигать балалары" берләшмәсе "Кояшкай" балалар бакчасында "Яшел алан" театральләштерелгән күренеш белән чыгыш ясады, балаларга Җир анабызның мәрхәмәтлелеге һәм аны саклау мөһимлеге турында аңлатты.