Укытучылар көне алдыннан безнең мәктәптә педагогик хезмәт ветераннары белән очрашу оештырылды. Мәҗитова А.Ш., Светлякова Г. В., Ганиева Х. Я. укучыларга мәктәп тормышы тәҗрибәсеннән чыгып, үзләренең хезмәт эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Балалар кунакларны бик теләп тыңладылар һәм күп сораулар бирделәр.