Сәнгать мәктәбе яңалыклары: директорлар киңәшмәсендә катнашу

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

       Традиция буенча, яңа уку елы башлану белән урта һөнәри белем бирү учреждениеләре районнарда урнашкан өстәмә белем бирү мәктәпләре белән элемтәгә чыга. Мөслим сәнгать мәктәбе белән Әлмәт музыка көллияте арасындагы хезмәттәшлек уку елы башлану белән генә түгел, ә ел әйләнәсе алып барыла. Агымдагы уку елына старт бирү тантанасы да традицион бүләкләү чарасы формасында узды. Әлмәт музыка көллиятендә узган директорлар киңәшмәсендә күрше-тирә район-шәһәрләрдән килгән вәкилләр белән сөйләшү-киңәшләшү булып узды. Көллиият директоры Гүзәл Еремеева Мөслим сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахованы нәтиҗәле хезмәттәшлек, өстәмә  белем бирү өлкәсендә ирешелгән яхшы уңышлар өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International