Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары җәмгыять эшләрендә һәрчак теләп катнаша. Узган атнада гына үз теләкләре белән рәсем, театр, бию һәм җыр сәнгате укучылары Ык елгасы әрәмәсендә чүп җыю акциясен оештырды. Балалар укытучылары белән бергә ял итү урыннарында булган көнкүреш калдыкларын пакетларга тутырып, урналарга салды, соңыннан күңелле уеннарда катнашты.