Сәнгать мәктәбе яңалыклары: фортепиано бүлегендә террорчылыкка каршы көрәш акциясе

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

       Билгеле булганча, сентябрьдә терроризм һәм экстремизмга каршы айлык игълан ителгән иде. Әлеге айлык кысаларында Мөслим сәнгать мәктәбендә бик күп чаралар оештырылды. Табигать шартлары уңай булу сәбәпле, тәрбияви чараларның күбесен без ачык һавада уздырдык. Фортепиано һәм тынлы уен кораллары бүлеге укучылары “Кояшлы Ык” ял зонасына төшеп, терроризмга каршы акция оештырды. Балалар, иң элек, бердәм, дус сыйныф булдыру серләренә төшенде. Соңыннан укучылар үз куллары белән плакат ясап, аны тотып фотога төште. Кыскасы, файдасы да, рәхәте дә бергә булды. Саф һавада күңел ачып, тәрбияви темаларга сөйләшеп кайты укучыларның күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International