Укыту-тәрбия планы буенча, бүген, 19 сентябрь көнне фортепиано бүлеге укучылары өчен тәрбия сәгате оештырылды. Чарада балалар тәрбияле һәмбердәм булу турында фикер алышты. Нәрсә соң ул тәрбиялелек һәм бердәмлек? Бу сыйфатларга ия булу балага нәрсә бирә? Сөйләшү барышында балалар тәрбияле булуның төп шартларын билгеләде, бердәмлекне зур көчкә ия булуын ачыклады. Бердәмлек, хактан да, зур көч. Дөньякүләм экстремистлыкка, террорчылыкка каршы алып барылган вәзгыятьне исәпкә алганда, без бердәм һәм тәбияле булганда гына җәмгыятебез имин булачак. Балалар бердәмлек һәм тәрбиялелек символы итеп кызыл ромашка чәчәген ясадылар. Чараны фортепиано бүлеге җитәкчесе Алеся Латыпова һәм укытучылары оештырды.