Беренче ачылган көненнән алып бүгенгәчә “Курай” паркы Мөслим сәнгать мәктәбенә беркетелгән территория булып исәпләнә. Биредә тәртип булдыру, чисталыкны тәэмин итү, мөслимлеләрнең бәйрәм чорларында ялын оештыру – барысы мәктәп коллективына йөкләнгән. Узган атнада гына мәктәпнең рәсем сәнгате бүлеге укытучылары Илшат Ибраһимов һәм Элмира Галиева паркта буяу эшләре алып барды.