Бүген, "Мөслим туган якны өйрәнү” музеенда Г.Тукай мәктәбе укучылары өчен “Һөнәрләр дөньясы "дип аталган чара узды, ул “Хәерле юлга һәм игелекле сәгатькә "шигыреннән башланды, балалар һөнәр төшенчәсе белән таныштылар. Дәрес барышында балалар мавыктыргыч конкурсларда катнаштылар: "Угадай-ка" - һөнәрләр турында табышмаклар чиштеләр. Соңыннан балалар штамп ярдәмендә тукыма бизәделәр . Чара ахырында "Һөнәрләр күп дөньяда" дигән шигырь яңгырады.