Мөслим сәнгать мәктәбе яңа уку елына укучылар җыюны дәвам итә. Бүгенге көндә театр, рәсем, бию сәнгате, халык уен кораллары бүлекләрендә буш урыннар бар, дип хәбәр итә мәктәп администрациясе. Безгә укырга теләүче балалар өчен төп таләп – 6-7 яшьлек һәм башлангыч музыкаль сәләтле булу. Белешмәләр өчен телефон: 2-51-11. Мөслим сәнгать мәктәбе үзенең чыгарылыш укучыларына профессиональ белемнән тыш, уку турындагы таныклык та бирә. Бу башка өстәмә белем бирү учреждениеләрендә каралмаган. Рәхим итегез!