Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан тантаналы чара.

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

16 июль көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан тантаналы чара булып узды. Әлеге һөнәр ияләрен бәйрәм белән Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җиткәчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Ранас кызы Бәдретдинова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фатхуллина Гөлнар Расих кызы, ветераннар Советы рәисе Низамов Ильгиз Хафиз улы,картлар йорты җитәкчесе Шакирьянова Гульнар Гарифьян кызы, "Маяк" социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Рәмилә Расих кызы котладылар.Эшләрендә зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләр мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International