16 июль көнне Мөслим муниципаль районы Яр Чаллы шәһәреннән "Солнце внутри" фондының физик мөмкинлекләре чикләнгән кунакларны үзендә кабул итте.Әлеге фонд - 18 яшьтән инвалид булган затларның социаль һәм хезмәт җайлашуы. Сәфәрнең максаты – районның истәлекле урыннары белән танышу һәм “Кояшлы Ык” ял итү паркында күптән түгел булып узган халыкара Лэнд-Арт фестивле кысаларында ясалган сыннар белән танышу.