Начар метеорологик күренешләр:
14 июльдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр, яшен, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, урыны белән боз явачак (Казанда көндез яшен һәм көчле җил 15-20 метрга кадәр).
2019 елның 14 июленә
2019 елның 13 июль 18 сәгатьтән 14 июль 18 сәгатькә кадәр
Татарстан Республикасы Буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән көчле.
Аерым районнарда яшен, боз.
Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +11..+16.°
Көндез максималь һава температурасы +20..+25.°