8 июль көнне 19: 00 "Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре һәм «Игелек уят» отряды волонтерлары "Кояшлы Ык" ял итү зонасында районның барлык халкы өчен гаилә велойөреше оештырдылар. Безнең активистлар чарада катнашкан барлык гаиләләргә бәйрәм символы - үз куллары белән ясалган ромашка бәйләмнәре бүләк иттеләр. Акциянең максаты парларга чәчәк бәйләмнәре таратып кына калмадылар, гаилә турында кызыклы сораулар бирделәр. Чарада Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Яббаров И. Р., Мөслим шифаханәсенең баш табибы Мурзаханов Р. А. һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.
Кешеләр, бер-берегегезне яратып гаилә корыгыз, бер-берегезгә тугры булыгыз!