Иске Карамалы авыл мәдәният йортында Балык тотучылар көнен "Балык кап, яр буенда ялтырап ят!" дип исемләнгән мәгълүмати-күңел ачу программасы белән билгеләп үттеләр. Чара барышында күңелле уеннар, балык һәм имезүче су хайваннарының тормышы турында видеороликлар карау оештырылды.