Вәрәшбаш авыл клубында Хәсәнов Ислам җитәкчелегендәге "Wait for the universe" төркеме авыл яшьләре өчен бик тә үзенчәлекле концерт күрсәтте. Төркем 4 кешедән тора: группаның җитәкчесе Ислам Хәсәнов Zak233, алып баручы Әлфис Сәхәбетдинов FaoN, җырчылар Айзат Әхмәдуллин Wil cik BL, дядя Рома. Җырчылар үзләре иҗат иткән рэп жанрындагы җырлар башкардылар, ә дядя Рома "Тукта яңгыр", "Гомерне ашыктырабыз бугай" дигән җырлары белән чыгыш ясады. Концерт бик мавыктыргыч булды.