Хәрби һәм хезмәт даны мемориаль комплексында “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре "Игелек уят"отряды волонтерлары белән берлектә «Хәтер шәме» исеме астында патриотик акция уздырды.

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

21 июнь көнне, сәгать 21:00 Хәрби һәм хезмәт даны мемориаль комплексында “Мизгел” яшьләр үзәге белгечләре "Игелек уят"отряды волонтерлары белән берлектә «Хәтер шәме» исеме астында патриотик акция уздырды. Бу гадәти генә чара түгел: сугыш кайтавазы әле һаман һәр гаиләдә диярлек яши, шуңа күрә туган ил өчен канкойгыч сугышта шәһит киткәннәрне  әнә шулай искә алуның патриотик хис тәрбияләүгә дә йогынтысы зур. Акциядә катнашучылар, кулларына яндырылган шәмнәр тотып йолдыз сынын язып тезделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International