18 июнь көнне "Мөслим туган якны өйрәнү музеенда" Мөслим районы Метрәй авылында туып үскән рәссам, Мөхәммәтдинова Зөлфия Хафиз кызының юбилей күргәзмәсен ачу тантанасы узды. Зөлфия Мөхәммәтдинованың хезмәтләре хәзерге җәмгыятьтә шәхес үсешенең рухи нигезен тәшкил итә. Ул каллиграфия дәгъвасы белән уңышлы шөгыльләнә, шамаил һәм тугра булдыра, татар халкының гореф-гадәтләрен, аның рухи мирасын торгызуга кулдан килгәнчә өлеш кертә. Күргәзмәгә рәхим итегез. Рәссамның эшләре музейның яңа залында урнаштырылды.