Шушы көннәрдә «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре, «Игелек уят» отряды волонтерлары белән берлектә, «Наркотикларга - юк!» дип исемләнгән наркотикларга каршы акция уздырдылар. Акциянең төп максаты - яшь буынның игътибарын әлеге заман афәтенә җәлеп итү, район, авыл җирлеге территориясендә әлеге чирне булдырмау. Акция барышында һәрбер теләгән кеше плакатта наркотикларга карата үз фикерен әйтә алды. Шулай ук волонтерлар урамнан узып баручыларга наркотикларга кагылышлы сораулар бирделәр, аларга мәгълүмати кәгазьләр тараттылар.