Тарихта беренче тапкыр Актаныш муниципаль районы хезмәтчәннәре тәүлегенә 200 тонна сөт савып алынган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов актанышлыларны район тарихында яңа сәхифәне ача торган ирешелгәннәр белән котлады.
«Авыл хуҗалыгында хезмәт-ул үз-үзен аямыйча эшләү һәм эшкә әзер булу. Авыл хуҗалыгы тармагында яхшы нәтиҗәләр күрсәткән өчен һәрвакыт оста җитәкчелек һәм ныклы эш тора. Актаныш районы бу казанышка озак һәм максатчан рәвештә барып, бөтен республика өчен лаеклы үрнәк булды.
.jpg)
Хөрмәтле Актаныш районы терлекчеләре! Мин сезнең туган республикабыз һәм илебезнең агросәнәгать секторы файдасына тырышуыгызны, көч-куәтегезне кызганмыйча эшләвегезгә чын күңелдән рәхмәтлемен. Алга таба да сезнең тырышлыгыгыз тәэсирле нәтиҗәләр китерсен, Татарстанның Россиядә алдынгы позицияләрен ныгытуга ярдәм итсен.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иң изге теләкләрнең тормышка ашуын, якты вакыйгаларның, көч-куәт телим!
Куелган максатларга һәм планнарга ирешү юлында һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын!
Рәхмәт сезгә»!
Татар версиясенә сылтама http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1497856.htm
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Матбугат хезмәте