Авыл яшьләре Россия һәм Кыргызстанның яшьләр лидерлары форумына чакырыла

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия һәм Кыргызстанның яшьләр лидерлары форумына теркәлү ачылу турында хәбәр итә. Катнашырга 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге авыл яшьләре чакырыла.
Чара 25 июльдән 30 июльгә кадәр Бишкек һәм Чолпон-Ата шәһәрләрендә узачак.


Форум программасы дискуссия мәйданчыкларын үз эченә ала, алар барышында Россия һәм Кыргызстан яшьләре вәкилләре фикер алышалар
ике яклы мөнәсәбәтләрнең актуаль мәсьәләләре буенча
һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен нигез салыначак. Моннан тыш, форум кысаларында делегатлар Бишкек һәм Чолпон-Ата шәһәрләренең мәдәни һәм тарихи истәлекле урыннарында булачак.
Секцияләр тематикасы:
- яшьләр эшкуарлыгы: иң яхшы практика һәм хезмәттәшлек юнәлешләре;
- авыл яшьләренең киләчәге: проблемалар һәм перспективалар;
- яшьләр арасында популяр туризм формаларын үстерүгә булышлык күрсәтү;
- иреклелек халыкара хезмәттәшлекне җайга салуның нәтиҗәле ысулы буларак.
Кыргыз ягы Кыргыз Республикасы территориясе буенча туклану, яшәү, шулай ук эчке трансфер тәэмин итә. Бишкек шәһәренә кадәр бару һәм кайту өчен анда катнашучылар мөстәкыйль рәвештә түли.
Эш теле – рус теле. Гаризалар 2019 елның 5 июленә кадәр кабул ителә.
Теркәлү түбәндәге сылтама буенча: https://myrosmol.ru/event/30244
Татар версиясе сылтамасы http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1496926.htm


Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International