1 нче июнь көнне Татарстан Республикасы Мөслим районы Мари-Бүләк авылында республикакүләм "Семык" бәйрәме узды. "Мөслим туган якны өйрәнү музее" хезмәткәрләре бәйрәм кунакларын самавырдан чәй, чәк-чәк һәм коймак белән сыйладылар. Шулай ук татар көнкүреше һәм кул эшләре экспозициясе дә тәкъдим ителде. Теләүчеләр борынгы йоннан эреп карадылар.