Сәнгать мәктәбе укучыларының чыгарылыш кичәсе балаларның чыгышы белән башланып китте. Аларның һәркайсы үзләренең уку дәверендә үзләштергән белемнәрен, сәләтләрен күрсәтте. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов, мәктәп директоры Айгөл Фәттахова укучыларны яңа белгечлек үзләштерүләре белән котлап, таныклыклар, рәхмәт хатлары тапшырды.