2018-2019нчы уку елы да тәмамланды. Әлеге уку елында Мөслим сәнгать мәктәбенең уңышлары аеруча зур булды. Мондый зур уңышлар әлбәттә район җитәкчлеге тарафыннан зур мактауга лаек булып, сәләтле балаларыбыз Мөслимдә узган фестивальгә чакыру алып бүләкләнде. Шулай итеп укучыларыбыз Максим Игнатьев, Азалия Хафизова, Диляра Хайруллина һәм башка бик күк укучыларыбыз район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафаэль Демидов исеменнән рәхмәт хатлары һәм бүләкләр алды. Шушында ук Галиевлар һәм Салихҗановлар гаиләләре дә бүләкләнде. Аларга ел әйләнәсе районкүләм чараларда актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды. Фестиваль баршында республика күләмендә узган “Без бергә” фестиваленә йомгак ясалды. Әлеге бәйгедә укучыбыз Диләрә Хәйруллина һәм Салихҗановлар гаилә ансамбле җиңүгә иреште.