Россиякүләм "Урсал тауда" конкурсы

2019 елның 31 мае, җомга

Традиция буенча май аенда, Әлмәт музыка көллияте Рәис Нәгыймов исемендәге “Урсал тауда” россиякүләм конкурсының методик эшләр номинациясене йомгаклый. Әлеге бәйгедә Мөслим сәнгать мәктәбе укытучылары да катнашып, җиңүгә иреште. Халык уен кораллары бүлеге укытучысы Дилбәр Салихҗанова, җыр сәнгате бүлеге укытучылары Гөлназ Йосыпова һәм Гөлназ Хафизова үз номинацияләрендә җиңү яуладылар һәм дипломга лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International