Имтихан һәрвакыт җаваплы һәм катлаулы чара. Мөслим сәнгать мәктәбе укучыларының чыгарылыш имтиханнары да алардан зур тырышлык һәм җаваплылык таләп итте. Сөенечкә каршы, барлык укучыларыбыз да имтиханнарны уңай билгеләргә тапшырды. Музыкаль бүлекләрне тәмамлаучы укучылар үз белгечлекләреннән тыш, сольфеджио, музыкаль әдәбияттан имтихан тапшырды. Рәсем сәнгате бүлеге укучылары исә имтихан эшләрен яклады.