8 май көнне Мөслим туган якны өйрәнү музее тарафыннан "Минем бабам Бөек Ватан сугышында катнашкан" дигән темага үткәрелгән конкурс-эссе буенча йомгак ясалды. Музей һәм Үзәк китапханә хезмәткәрләре кергән Жюри конкурска тәкъдим ителгән материалларны җентекләп өйрәнде һәм үз карарын чыгарды.
1 урын - Идиятуллина Сабина Фаяз кызы
2 урын - Солтанова Алия Илгиз кызы
3 урын - Бәдертдинова Әдилә Фазыл кызы
Конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!