7 май көнне "Мөслим туган якны өйрәнү музее" тарафыннан Мөслим гимназиясе һәм . Г. Тукай исемендәге мәктәп укучыларына Бөек Ватан сугышына багышланган күчмә күргәзмә тәкъдим ителде. Шулай ук укучылар өчен шул ук темага багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Музей хезмәткәрләре якташларыбызның батырлыгы турында сөйләделәр.