"Балаларга сугыш турында" дип исемләнгән чара

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

“Мөслим туган якны өйрәнү музее” яшь буынга патриотик тәрбия бирү эшен дәвам итә. Музей хезмәткәрләре " Кояшкай " һәм " Күбәләк" балалар бакчаларында булдылар. "Балаларга сугыш турында" дип исемләнгән чара үткәрделәр. Балалар батыр солдатларның сугышчан батырлыклары, орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән якташларыбыз турында белделәр. Балаларга уен программасы әзерләнгән иде, анда алар үзләрен шәфкать туташы ролендә сынап карадылар, өчпочмаклы солдат хатлары ясарга өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International