Краснояр авыл клубы каршында "Карга боткасы" бәйрәме үткәрелде. Авыл клубы мөдире үткәргән чарада зурлар һәм балалар катнашты. Бәйрәм уеннар, җыр –бию белән үрелеп барылды, катнашучыларны "Карга боткасы ", самоварда кайнап чыккан кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйландылар.