Марат Әхмәтов: безнең бурыч – Россия хәләл продукциясенә ныклы ышаныч тудыру

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

    24 апрельдә, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара  саммиты  кысаларында   «АПК экспорты: ислам масс-маркеты киштәләрендә  кемне  көтәләр» темасына     сессиядә  чыгыш  ясады.   

    «Республика үз җитештерүе  исәбенә  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  продукциясенең  төп  төрләре белән  халыкны  тулысынча  тәэмин  итә.    Аны  алга  таба  үстерү  мөмкинлеге  дә  күп  бездә һәм шуның  исәбенә  экспорт  мәсьәләләрен  хәл  итәчәкбез.  Россия  Президенты Владимир  Владимирович  Путинның  Май указлары  белән   безнең  алга  2024 елга  АПК продукциясен  экспортлауны  ике  мәртәбәгә арттыру  бурычы  куела.    Һичшиксез, без аны  үтәргә  тырышабыз», - дип  башлады  ул  үз  чыгышын. 

    Бүгенге көндә  Татарстан  продукциясе  Россия  төбәкләренә  һәм  дөньяның  40тан  артык  иленә җибәрелә.  Узган  ел  йомгаклары  буенча  аларның  күләме     160 млн доллардан  артыграк  булды. 

    Марат  Әхмәтов республика экспорты  үсешенең  төп  генераторы      продукциясе  булуын  билгеләп  үтте  (2024 елда  экспорт   260 млн доллар  яисә республика күләменнән   70% булачак). Икенче мөһим сегмент – әзер  азык-төлек  продуктларын  экспортлау  (2024 елда   экспорт  75 млн доллар яисә  экспаорт  күләменнән    20% булачак). Биредә  төп  юнәлешләр  – югары  технологияле  предприятиеләрне   модернизацияләү һәм  авыл  хуҗалыгы  чималын - сөт, ит, ашлыкны тирәнтен эшкәртү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International