17 апрель көнне Җәлил беренче урта мәктәбе базасында укучылар һәм педагоглар өчен "Җәлилнефть" идарәсенең 60 еллыгына, Җәлил поселогының 55 еллыгына багышланган районара фәнни-гамәли конференция узды. Мөслим гимназиясе укучылары Бәдертдинова Адилә, Нассер Мәрьям, Бәдертдинова Лиана һәм Гәрәйханов Рөстәм конференция эшендә актив катнаштылар. Бәдертдинова Әдилә һәм Гәрәйханов Рөстәм (җитәкчесе Ч. А. Хәйруллина) ІІ дәрәҗә дипломына, Нассер Мәрьям III дәрәҗә Дипломга (җитәкчесе Фазлиева А. В.) лаек булдылар.