20 апрельдә Казан шәһәренең Яңа Савин районының 7нче гимназиясе базасында Мәктәп укучыларының Л. Н. Толстой исемендәге XVII Республика фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау этабы узды.

2019 елның 26 апреле, җомга

20 апрельдә Казан шәһәренең Яңа Савин районының 7нче гимназиясе базасында Мәктәп укучыларының Л. Н. Толстой исемендәге XVII Республика фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау этабы узды.

    Мөслим муниципаль районын лаеклы тәкъдим иттеләр: Сабирова Алинә, Олы Чакмак мәктәбе укучысы, Садыйкова Эльвина, Михайловка урта мәктәбе укучысы, Хаҗиева Әдилә, Баек төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы, Гарайханов Рөстәм, Мөслим гимназиясе укучысы, Хәкимов Денис, Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы һәм Бадретдинова Алисә, Мөслим урта мәктәбе укучысы.

   Хаҗиева Адилә «Юбилярларга багышланган тикшеренүләр, иҗади эшләр» секциясенең эш нәтиҗәләре буенча II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе Г. Х. Ардуганова).

  Гарайханов Рөстәм «Яшь иҗат " секциясенең эш нәтиҗәләре буенча II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде (җитәкчесе Ч. А. Хәйруллина).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International