Казанның шәһәренең Универсида авылында Бөтенрәсәйкүләм туган телләр форумы узды. Форум кысаларында татар теле һәм әдәбиятыннан VII Халыкара олимпиадада җиңүчеләргә, татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында узган “Илһам” яшь язучылар бәйгесенә йомгак ясалды.

2019 елның 26 апреле, җомга

Казанның шәһәренең Универсида авылында Бөтенрәсәйкүләм туган телләр форумы узды. Форум кысаларында татар теле һәм әдәбиятыннан VII Халыкара олимпиадада җиңүчеләргә, татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында узган “Илһам” яшь язучылар бәйгесенә йомгак ясалды.

Мөслим лицееның 10 нчы сыйныф укучысы Кулшэн Гулиева (укытучысы Ч.Ситдикова) Халыкара олимпиадада җиңүче, Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Зилә Биккинина (Г.Даутова) призер булды. “Илһам” яшь иҗатчылар бәйгесендә исә Баек, Тойгелде төп, Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7, 9 нчы сыйныф укучылары Динара Шәйхиева, Зөһрә Минһаҗева, Илсаф Солтанов лауреат булдылар (укытучылары Г.Садриева, Р.Дәүләтова, Т.Зиннәтуллина).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International