Үзәк китапханә хезмәткәре Аграр көллиятенең 173нче, 181нче төркемнәре өчен Г. Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан " Тукай мәңге безнең белән " дип исемләнгән класс сәгате үткәрде. Очрашу барышында китапханәче шагыйрьнең авыр тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Тукайның китаплары, аның турында гәҗит - журналлардагы язмалар белән таныштырды.