"Тукай эзе буйлап..." квест-уены

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

24 нче апрель көнне  Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында  татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның  133 еллыгына багышланган квест-уен оештырылды. Әлеге чараны “Мөслим туган як музее” оештырды. Квест уенында 5 нче “В” һәм 6 нчы “Б”  сыйныф укучылары катнашты. Уенның максаты яшь буынны Тукай иҗаты, аның мирасы, ул яшәгән урыннар белән таныштыру гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм яшьләргә гомуммилли кыйммәтләрне  таныттыру. Уен тәмамлангач, командаларга дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International