Үзәк китапханә базасында юбиляр китапларга багышланган “Следуй за победой” исеме астында квест-уенның финалы үтте. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” китабы буенча әзерләнгән бәйгедә Район мәдәният йортының “Сәхнә” командасы I урынга лаек булды. Спорт мәктәбенең “Спортшкола” Һәм Мизгел яшьләр үзәгенең “Волонтерлар.ру” командалары икенче урынны бүлеште. Өченче урында Олы Чакмак һәм Шуганка авылы кызларыннан торган “Батырлар “ командасы калды.