19 нчы апрель көнне Мөслим гимназиясе базасында укучыларның һәм укытучыларның VI республикакүләм “ФОАТ САДРИЕВ УКУЛАРЫ” фәнни-практик конференциясе булып узды. Татарстан Республикасы
мәгариф һәм фән министрлыгы планы белән уздырылган бу чарада 69 укучы һәм укытучы катнашты. Конференция эшендә прозаик, драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Халык язучысы, Мөслимнең мактаулы гражданины Фоат ага Садриев үзе катнашты.