Сәнгать мәктәбе яңалыклары: без "Йолдызлык" фестиваля финалында

2019 елның 19 апреле, җомга

       Бу көннәрдә Мөслим сәнгать мәктәбенең иң талантлы балалары Казан шәһәрендә узучы “Созвезде-Йолдызлык” фестиваленең финал турында катнаша. Театр сәнгате бүлеге укучылары Ралина Шәрипова, Регина Шәйгәрданова һәм Ренат Низамов укытучылары Ләйсән Закирова җитәкчелегендә финал туры этапларын уңышлы гына уздылар. Нәтиҗәдә, Ралина һәм Ренат дипломант исеменә лаек булдылар. Ә Регина гала-концертка чакыру алды. Бию сәнгате бүлегенең “Энҗе бөртекләре” бию ансамбле дә “Йолдызлык” фестивалене финалында җиңү өчен көрәшеп, дипломант исеменә лаек булды. Җитәкчеләре – Энҗе Ибраһимова, Булат Солтанов. Уңышлар сезгә, йолдызлыкларыбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International