Ел саен оештырылучы «Малые города» регионара конкурсы быел бик күп яшь талантларны үзенә җыйды. Мөслим сәнгать мәктәбеннән әлеге бәйгедә бик күп укучыларыбыз катнашып, уңышка иреште. Айгөл Шәйгәрданова сыйныфында белем алучы Диләрә Сәлимова, Әлфинур Гыйльметдинова сыйныфында белем алучы Ралина Искандерова, Гөлназ Йосыпова сыйныфында белем алучы Зөләйха Хантимерова, Нияз нургалиев, Радик Газизов сыйныфында белем алучы Рөстәм Шәяхмәтов, Ләйсән Закирова сыйныфында белем алучы Камил Хәбуллин, Гүзәл Галиева сыйныфында белем алучы Азалия Хафизова әлеге бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, һәркайсы лауреат исеменә лаек булдылар.